2023 елның 17 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова 12 бала өчен Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган «Безнең тарихи Ватаныбыз» дигән чара уздырды.
Чарада балалар Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 18 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр. Бу көн 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет (ICOMOS) Ассамблеясы тарафыннан билгеләнгән. 1984 елның 18 апреленнән билгеләп үтелә. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең девизы булып: «Тарихи ватаныбызны саклыйк»дигән сүзләр тора.
Болгар шәһәрчеге хәзерге вакытка кадәр үзенең чикләрен, вал һәм чокыр рәвешендәге оборона корылмаларын саклый. 2014 елда объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, Борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Шулай ук балаларга төрле төстәге презентация тәкъдим ителде, алар XIIIXIV гасырларның сакланып калган архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу