2023 елның 14 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәрләре Галимуллина Н.Р. һәм Главнова В. Н. «Болгар бронза йозаклары»мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр.
Урта гасырларда, металл эшкәртү сәнгате һәркемгә дә таныш булмаган вакытта, йозаклар һәм аларга ачкычлар бары тик затлы яки бай кешеләр генә ия була алган серле әйберләр кебек тоелган, ачкыч йозакны ачу чарасы булып хезмәт иткән. Түгәрәк орнаментлы мондый ачкычлар серне ачу символы булып тора. Ачкычларны нигездә билбау каешында йөрткәннәр. Ачкычлар хуҗада булганда, ул йорт һәм милекнең куркынычсыз булуына ышанган.
Чарада укучылар безнең төбәкнең тарихын белделәр, Идел буе Болгарында һөнәрчелек үсеше белән таныштылар. Презентация күрсәтелде, анда балалар йозаклар ясау технологиясе, аларның эш принцибы белән таныштылар, шулай ук слайдларда балалар борынгы осталарның эшләнмәләрен карадылар, сувенирларны үз куллары белән буядылар һәм бүләк итеп алдылар.
Чарада 8 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу