2023 елның 10 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова тарафыннан 18 укучы өчен «Космоска сәяхәт» лекциясе үткәрелде.
12 апрель – кешенең космоска беренче очышын билгеләп үтү көне. 1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин Восток-1 космик корабында Байконур космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасын орбиталь әйләнеп чыга. Җир тирәсендәге космик киңлектә очыш 2 сәгатькә якын дәвам итә.
Юрий Гагарин исеме дөньяда киң таныла, ә беренче космонавт үзе вакытыннан алда майор һәм Советлар Союзы Герое исемен ала һәм үзенең исемен дә, бу очышын да дөнья тарихына мәңгегә яза.
1962 елның апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән безнең илдә рәсми рәвештә Космонавтика көне билгеләнә. 1969 елда Халыкара авиация федерациясе 12 апрельгә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгели. 12 апрель көне ракеталар, космик кораблар һәм Җирнең ясалма иярченнәре ясаучы космонавт-очучылар, конструкторлар, инженерлар, хезмәткәрләр һәм эшчеләр хөрмәтенә зур бөтенхалык бәйрәме булды.
Лекция барышында мәктәп укучыларына төрле төстәге презентация тәкъдим ителде, алар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, космосны үзләштерү тарихы белән таныштылар. Шулай ук укучылар космос фәнен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган галимнәр һәм космонавтлар исемнәрен белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English