2023 елның 7 апрелендә Болгар музей–тыюлыгы хезмәткәре Битунова Ю.А. 15 укучы өчен космонавтика көненә багышланган «Космик орбиталар юллары» чарасын үткәрде.
1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданы өлкән лейтенант Ю.А. Гагарин «Восток» космик корабында дөньяда беренче тапкыр җирне орбиталь әйләнеп чыга, пилотлы космик очышлар чорын ача. Кешенең Җир тирәли беренче орбиталь очышы хөрмәтенә 1962 елның апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән безнең илдә рәсми рәвештә Космонавтика көне билгеләнә. Ә инде 2011 елда бу көн БМО Генераль Ассамблеясы инициативасы белән Халыкара кеше космоска очу көне булды.
Укучылар презентация вакытында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук космос фәнен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган галимнәр һәм космонавтларның исемнәрен белделәр. Балалар викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм космос турында белемнәре белән уртаклаштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу