2023 елның 23 мартында «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Спас өязе тарихының алтын битләре» дигән интерактив театральләштерелгән чара үткәрделәр.
Чарада укучылар 18-19 гасырларда Спасск өяз шәһәренең тормышы һәм көнкүреше белән таныштылар.театральләштерелгән программа геройлары: Петр I, Екатерина II, шәһәр башлыгы һәм дворянка тематик костюмнарда өяз һәм шәһәр тормышындагы иң якты тарихи вакыйгаларны яктырттылар. Шулай ук ул вакыттагы популяр бал биюләре элементлары, әйлән-бәйлән әйләнү һәм салон уеннары: лото һәм карталар тәкъдим ителде. Балаларны төрле кул эшләре белән таныштырдылар: йон эрләү, тал чыбыгыннан кәрҗин үрү, курчак-бөтие ясау, туку һәм прәннекләрне аксым белән бизәү буенча мастер-класслар үткәрелде.
Укучылар рәхәтләнеп,шатланып бииләр, уйныйлар һәм мастер-классларда катнашалар. Геройларның костюмнары да зур кызыксыну уятты. Программа ахырында фотосессия үткәрелде. Чарада катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр һәм онытылмаслык тәэсирләр алды!
Чарада 220 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English