2023 елның 21 мартында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Г.И. Сәлимова тарафыннан “Идел буе Болгары архитектурасы” интерактив чарасы уздырыла.
Идел буе Болгарында шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияте барлыкка килүе 922 елда ислам динен кабул итү белән тыгыз бәйләнгән.Дәүләт мөселман дөньясы белән киң элемтәгә керә, Идел буе Болгары турында урта гасыр гарәп-фарсы географик һәм тарихи әдәбияты барлыкка килә. Бу Болгар архитектурасына да тәэсир итә.
Идел буе Болгариясе архитектурасын өйрәнү зур әһәмияткә ия, чөнки дәүләт аның территориясендә урнашкан хәзерге шәһәрләрнең архитектура кыяфәтен формалаштыруда мөһим роль уйный. Димәк, Идел буе Болгарының архитектурасын белмичә, без яшәгән шәһәрләрнең өстенлекләрен тулысынча аңлап һәм бәяләп булмый.
Чара барышында укучылар Идел буе Болгарының барлыкка килү тарихы, Болгар музей-тыюлыгы территориясендә сакланган архитектура корылмалары белән таныштылар һәм матур легендалар ишеттеләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу