2023 елның 2 мартында Болгар музей-тыюлыгында «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган «Болгар һәркем өчен» проекты кысаларында чираттагы ике дәрес узды. Аларны «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты»дәүләт бюджет учреждениесенең 5-6 сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.
Бу көнне тукыма остаханәсе мәйданчыгында балалар үз куллары белән тукыма кисәкләреннән славян курчагын ясарга өйрәнгәннәр. Башта оста хатын мондый курчаклар турында сөйләгән. Борынгы заманда аларны нәрсә өчен ясаганнар һәм мондый курчакны ничек дөрес ясарга икәнен күрсәткән. Балалар бер-берсенә ярдәм итеп тырышып эшләделәр. Ком рәсеме дәресендә балалар кабат зур рәхәтлек белән үз рәсемнәрен ясадылар. Балаларны бу гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау бик җәлеп итә.
Дәресләр тәмамлангач, балалар өчен аларның эшләренең мини-күргәзмәсе булдырылды. Иҗади студиядә балалар үз илләре халыкларының традицияләре, сәнгать-декоратив һөнәрләрнең төрле юнәлешләре белән танышалар, декоратив-кулланма сәнгатьтә күнекмәләр алалар, әмма иң мөһиме дусларча аралашырга һәм үзара ярдәмләшергә өйрәнәләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English