2023 елның 4 мартында «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Болгар мәктәп-интернаты» укучылары өчен Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре В. Н.Главнова тарафыннан «Масленицаның күңелле мизгелләре» танып белү-күңел ачу чарасы уздырылды. Дәреснең максаты-балаларны «Масленица» рус халык бәйрәме, халыкның гореф-гадәтләре ,үзенчәлекле мәдәнияте белән таныштыру.
Масленица елның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. Ул гасырлар буе сакланган һәм буыннан-буынга тапшырылган традицияләрне чагылдыра. Бу атналык әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр, уеннар белән кыш белән хушлашуга һәм язны каршы алуга багышланган йола.
Чара барышында « Масленица» презентациясе һәм «Масленица килде»видеоролигы күрсәтелде. Мәктәп укучылары бәйрәмнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар, табышмакларны чиштеләр, уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Бәйрәм күңелле узды, ә чара ахырында блиннар белән чәй эчү оештырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу