2023 елның 3 мартында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова тарафыннан Балалар иҗат йортына йөрүче 16 бала өчен Бөтендөнья язучылар көненә багышланган «Һәр заман язучысы» лекциясе үткәрелде.
3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Ул 1986 елда ПЕН-клубның халыкара конгрессы әгъзалары тарафыннан оештырылган. Бәйрәмгә багышланган чаралар сүз иреге турында искә төшерергә, шулай ук әдәбиятта яңа агымнар турында сөйләргә тиеш. Киң мәгънәдә бу бәйрәмне каләмнең барлык хезмәткәрләре билгеләп үтә: язучылар, журналистлар, тәнкыйтьчеләр, редакторлар, студент-филологлар.
Бәйрәмнең тулы исеме болай яңгырый: язучы өчен Бөтендөнья тынычлык көне. Бүген төп максатлар арасында сүз иреген бозуга, шулай ук язучыларга һәм журналистларга басым ясауның рөхсәт ителмәвенә игътибар җәлеп итү.
Бәйрәмгә күренекле язучыларга бүләкләр, премияләр тапшыру, яңа китаплар презентацияләре, язучылар белән очрашулар үткәрелә.
Лекция барышында балалар бәйрәмнең тарихын, гореф-гадәтләрен, кызыклы фактларын белделәр. Шулай ук балалар белән яраткан язучылар һәм китаплар турында әңгәмә уздырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу