«Спас районының социаль иминлеге» хәйрия фонды, «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» белән берлектә, 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы грантын кулланып, гаилә бәйрәме-фестивале проектын тормышка ашыруга әзерләнә башлады.
27 февральдә проект командасының оештыру җыелышы узды, анда проект җитәкчесе, проект кураторы һәм Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре катнашты. Беренче җыелышта проектны гамәлгә ашыруга әзерлек өчен план эшләнде, фикер алышынды һәм комплекслы чаралар билгеләнде.
Болгар шәһәрендә Гаилә бәйрәме-фестивале проекты гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуга һәм балалы гаиләләр өчен уртак ял оештыру форматында җәмгыятьтә гаилә ролен арттыруга юнәлдерелгән.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу