2023 елның 27 февралендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Г.К. Храмова тарафыннан Спас районы «Санатор мәктәп-интернаты» ның 12 укучысы өчен «Минем һөнәрем – экскурсовод»мәгълүмати чарасы үткәрелде.
Чарада катнашучылар Бөтендөнья экскурсовод көне барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм бу һөнәрнең мөһим үзенчәлекләре турында белделәр, Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән таныштылар.
Чараның күңел ачу өлешендә балалар өчен «яшь экскурсовод» роле уйнатылды һәм «Корнхолл» һәм «Кульбутто» борынгы өстәл уеннары тәкъдим ителде, алар зур кызыксыну уятты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу