2023 елның 22 февралендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәгыйрова Л. Ш. «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Кызыл ромашка»дигән интерактив чара уздырды. Балалар татар шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормышындагы балалар һәм мәктәп еллары турында кызыклы фактлар белделәр. Презентация карадылар, аның шигырьләрен искә төшерделәр. «Кызыл ромашка» шигырен зур кызыксыну һәм дулкынлану белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Ә балалар үзләре «Кызыл ромашка» биюен әзерләделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу