2023 елның 21 февралендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л. И. Сабирҗанова 1нче Болгар урта мәктәбенең 18 укучысы өчен “Туган телем-минем горурлыгым!” Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрде.
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
1999 елның 17 ноябрендә бу бәйрәм ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителә. Ул 2000 елда 21 февральдә билгеләп үтелә башлый. Бу датаның максаты-тел һәм мәдәни төрлелекне һәм күп телләрне алга этәрү.
Бүгенге көндә дөньяда 7 меңгә якын тел исәпләнә. Шуларның 2.5 меңнән артыгы телләр юкка чыгу алдында тора.
Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлдерелгән. Һәм бурыч бу бик мөһим, чөнки безнең көннәрдә һәр ай саен дөньяда ике тел юкка чыга.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә бертигез таныла, чөнки аларның һәрберсе уникаль. Россиядә бер тел – рус теле дәүләт теле булып тора.
Чара барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, телләрнең юкка чыгу сәбәпләре һәм Россия халыклары телләренең Кызыл китабы турында белделәр. Шулай ук балалар белән туган тел һәм татар язучылары турында әңгәмә уздырылды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English