ЮНЕСКО карары буенча 21 февральдә традицион рәвештә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында 2023 елның 15 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр модераторы«Музейлар урамы» бүлеге мөдире Г.Ю. Сәгыйрова, Болгар музей-тыюлыгы һәмТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә дистанцион рәвештә «Сөләшәбез төрле телләрдә ,аңлашабыз дуслык телендә» III Бөтенрәсәй шигырь бәйгесе үткәрделәр.
Бәйгедә Рәсәйнең 27 төбәгеннән 156 белем бирү учреждениесенең 1236 укучысы катнашты. Катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен дистанцион форматта видеороликлар рәвешендә тәкъдим иттеләр. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр ,темаларның төрлелеге, яңалыгы һәм иҗади якын килүе белән аерылып тора. Конкурска 1-4, 5-9 һәм 10-11 яшь категорияләре буенча укучыларның эшләре тәкъдим ителде. Барлык видеолар да күңелгә ятышлы әзерләнгән. Балалар иҗат, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Эшләр кабатланмаслыгы һәм яктылыгы белән сокландыра. Иң актив территорияләр арасында Самар, Курган, Пенза, Ульяновск, Төмән, Новосибирск, Свердловск, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Ивановск, Киров, Ырымбур, Орлов, Мәскәү өлкәләре, Пермь, Ставрополь крае, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Удмурт Республикасы, Мордовия, Марий Эл.
Конкурсның жюри һәм оештыру комитеты һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне сайлады.
Кураторларга, ата-аналарга, ярдәм төркемнәренә һәм, һичшиксез, бәйгедә барлык талантлы укучыларына рәхмәт белдерәбез. Сезнең һәрберегез конкурсның якты һәм кабатланмас йолдызына әверелде!
Конкурста катнашучыларның барысы да катнашучы сертификаты алды.
Конкурс җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә сертификатлар белән бүләкләнде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English