2023 елның 17 февралендә Болгар музей-тыюлыгының «Мөмкинлекләр территориясе» иҗади студиясендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган «Болгар һәркем өчен» проекты кысаларында комда рәсем ясау һәм сәнгать рәсеме буенча дәресләр дәвам итте. Аларны «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты»ның 5-6 сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре үткәрде. Кайбер балалар яктыртылган махсус өстәлләрдә комда рәсемнәр ясарга тырыштылар һәм башка дәрестә пыялага витраж буяулар белән сәнгатьле рәсем ясауны үзләштерүләрен дәвам иттеләр. Балалар зур мавыгу белән бизәкләр ясау белән шөгыльләнгәннәр. Студиядә мондый дәресләр балаларга үз сәләтләрен ачарга һәм иҗат аша үзләрен белдерергә ярдәм итә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English