2023 елның 16 февралендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Галимуллина Н.Р. һәм Главнова В. Н. балалар бакчасы әзерлек төркеме балалары өчен «Борынгы Болгар – гаҗәеп шәһәр» интерактив чарасы үткәрде.
Чара вакытында баланың мәктәпкә кадәр уен эшчәнлеге алып баручы дип саналуы һәм хәрәкәткә зур ихтыяҗны балалар гадәттә нәкъ менә уеннарда канәгатьләндерергә омтылулары исәпкә алынган. Якты презентация балаларга Болгар музей-тыюлыгы буенча виртуаль экскурсия ясарга булышты, аларны безнең музейлар һәм туган як тарихы турында сөйләүче архитектура һәйкәлләре белән таныштырды. Балалар борынгы Болгар әйберләренең күчермәләре белән таныштылар: чүлмәкләр, кара савыт, сфероконус, чыбыркылар, шашкалар, бизәнү әйберләре.Балалар рәхәтләнеп «силуэт буенча һәйкәл танып бел» уенда катнаштылар, агач детальләрдән «Кара палата» һәм «Көнчыгыш мавзолей» һәйкәлләренең макетын җыйдылар, «борынгы савытлар»пазлларын җыйдылар. Борынгы шашка уены «Бүре һәм сарыклар»зур кызыксыну уяткан.
Чара балаларга үткәнгә чумарга, аларның күзаллауларын киңәйтергә, бу вакыт аралыгын тоярга ярдәм итте һәм бик күп яхшы тәэсирләр калдырды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу