16 февральдә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Главнова В.Н. һәм Галимуллина Н.Р. «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 18 укучысы өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган «Әфганстан юллары» мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр. Чараның максаты-локаль конфликтлар тарихы, аерым алганда Әфган сугышы турында белемнәр формалаштыруга, шулай ук Россия хәрби тарихының истәлекле вакыйгалары аша булачак гражданның шәхес сыйфаты буларак патриотизм формалаштыруга ярдәм итү.
15 февраль-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне-Әфган сугышында катнашкан һәркемгә хөрмәт. Бу тугыз еллык чит илдәге каты сугышлар халкыбызга күп кайгы, бәла-казалар һәм газаплар китерде. Әмма анда да, ерак Әфганстанда, совет сугышчылары кешелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: батырлык, ныклык һәм затлылык.
Балалар Әфганстандагы коточкыч һәм рәхимсез сугыш турында белделәр, «Әфган сугышы» документаль видеоролигын карадылар, аннан Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, сугыш барышы, аның тарихи әһәмияте белән таныштылар. Бер минут тынлык белән укучылар бу сугышта һәлак булган якташларын искә алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу