2023 елның 2 февралендә Болгар музей-тыюлыгының «Мөмкинлекләр территориясе» иҗади студиясенә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган «Болгар һәркем өчен» проекты кысаларында экскурсияләр оештыру бүлеге һәм экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре укучылар дәресләргә чакырдылар.
Бу көнне өч мәйданчыкта дәресләр узды. Балчыктан савыт-саба ясау буенча дәресләр дәвам итә. Балалар тукыма станоктарында үз эшләрен тәмамладылар. Комда сәнгатьле рәсем ясау дәресендә балалар «Эбру»техникасында рәсем ясарга тырышалар. Бу гадәти булмаган рәсем балаларга бик ошады, һәм алар илһамланып беренче рәсем ясадылар.
Иҗади студия укучыларга бик ошый, чөнки монда алар үзләренә ошаган дәресләрне сайлап кына калмый, ә ял итәргә, бер-берсе белән аралашырга да өйрәнә ала.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English