Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кышкы уеннар-Болгар батырлары» спорт – тарихи фестиваленә әзерлек эшләре дәвам итә, ул Росмолодежь гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Проект командасы һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре спорт мәйданчыкларын әзерләү һәм бизәү буенча чаралар үткәрә.
Фестивальдә Спас районында, Татарстанның күрше районнарында һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүче 200дән артык егет һәм кыз катнашачак.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу