2023 елның 27 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган «Болгар һәркем өчен» проекты кысаларында план буенча чираттагы ике дәрес узды. Аларны «мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» дббоуның 5-6 сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештыру бүлеге һәм экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.
Дәресләр чүлмәкчелек һәм тукыма һөнәрчелеге мәйданчыгында узды. Барысы да бер-берсенә ярдәм итеп, чүлмәкче түгәрәгендә һәм тукыма станокларында эшне үзләштерергә тырышканнар. Балалар үзләренең беренче эшләрен бик яратып иҗат иткәннәр. Балалар өчен мондый дәресләр иҗади сәләтләрне үстерү өчен генә түгел, ә бергәләп дусларча аралашу өчен дә кирәк, һәм аларга балалар зур рәхәтлек белән киләләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу