2023 елның 26 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Ваһапов Р. З. «Тарихны саклауда экскурсиянең роле» дип аталган музей-белем бирү дәресе үткәрде.
Экскурсия-берәр нәрсәне (сәнгать әсәрләрен, үткән һәйкәлләрне, нинди дә булса корылмаларны, механизмнарны һ.б.) аңлату белән бергә оештырылган, билгеле бер план буенча белем бирү яки таныштыру максаты белән үткәрелә торган. Һәр экскурсиянең үз темасы һәм максаты бар-аның нигезенә салынган хикәя төзелә.
Болгар цивилизациясе музеенда интерактив формада катнашучылар экскурсия эшенең үзенчәлекләре, төп функцияләре һәм экскурсияләр төрләре белән таныштылар. Экскурсия эшчәнлегенең тарихны саклау мәсьәләсендә нинди роль уйнавын белделәр. Дәрес барышында балалар урта гасыр Болгар шәһәрендә популяр булган «Алькерк» өстәл уенының тарихы һәм кагыйдәләре белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу