2023 елның 25 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Мусина Гөлия «А.Алишның студент еллары» чарасын Россия студентлары көне кысаларында 1 һәм 2 курс студентлары өчен үткәрде.
25 гыйнварда Россиядә Россия студентлары көне (Татьяна көне) билгеләп үтелә, ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән, ә 2007 елда федераль закон нигезендә Россиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелгән. Үз тарихын һәм традицияләрен бәйрәм әле 18 гасырдан бирле алып бара. Бу көнне, 1755 елда ,Император Елизавета Петровна «Мәскәү университеты оештыру турында» Указга кул куйды, һәм бу дата рәсми университет көне булды (ул вакытта ул «Мәскәү университеты оешкан көн»дип аталган). Ә Указ текстын император фавориты һәм Ломоносовның дусты Иван Шувалов язган. Башта бәйрәм Мәскәүдә генә билгеләп үтелә. Шаһитлар истәлегенә караганда, ел саен Татьяна көнен бәйрәм итү Мәскәү өчен чын вакыйга булды. Ул ике өлештән торды: университет бинасында кыска рәсми тантана һәм бөтен башкала диярлек катнашкан халык бәйрәме.
Чара вакытында студентлар Спас өязендә язучы укуына (Ямбакты авылы мәдрәсәсендә, Бураково авылы Рус мәктәбендә, Спас җидееллык мәктәбендә) багышланган «Алиш университетлары» тематик экскурсиясен тыңладылар. Шулай ук балалар Казан җир төзелеше техникумында һәм Казан педагогия институтында язучыны укыту чоры белән таныштылар. Чара элек алган белемнәре турында фикер алышу белән тәмамланды. Тыңлаучылар 18 студент һәм 1 олы иде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу