2023 елның 26 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Ю. А. Битунова тарафыннан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1нче номерлы мәктәп укучылары өчен”Борынгы шәһәр легендалары” дигән чара үткәрелде.
Чара яшь буында туган як мәдәни-тарихи мирас тарихын өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру, укучыларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан үткәрелде.
Борынгы шәһәр матур легендалар белән рухландырылган. Легенда-халык иҗаты жанры, анда реаль тарихи вакыйгалар символик гомумиләштерү формасында күрсәтелә. Аларның геройлары-гади кешеләр, шул исәптән тарихи шәхесләр. Әлбәттә, легендалар дөньяның бөтен тарихын үз эченә алмыйлар, вакытның аерым өлешләре генә. Чарада Балалар Борынгы Болгар шәһәре легендалары белән таныштылар, презентация карадылар, пазллар җыйдылар, кызыклы викторинада актив катнаштылар һәм татлы призлар алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу