Болгар музей-тыюлыгы территориясендә “Болгар батырлары -кышкы уеннар” спорт-тарихи фестиваленә актив әзерлек бара. Фестиваль россмолодежь гранты акчасына тормышка ашырыла Шартлы смета нигезендә инвентарь, спорт җиһазлары, ярышларда җиңүчеләргә призлар сатып алынды.
Проект командасы һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре спорт мәйданчыкларын әзерләү һәм бизәү буенча төрле чаралар уздыралар.
2023 елның 4 февралендә узачак фестивальдә Спас районында гына түгел, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең күрше районнарында яшәүче 200 дән артык егет һәм кыз катнашыр дип көтелә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English