2023 елның 18 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л. Ш. Сәгыйрова «Истәлек билгесе» ндә Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулу уңаеннан «Ш. Мәрҗани-татар галиме» дигән интерактив музей дәресе үткәрде.
Танылган татар дин белгече, галим, тарихчы, этнограф Ш. Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа.
Мәрҗани Ташкичүдә әтисе Баһаветдинның мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. 17 яшендә фарсы теленең морфология дәреслеген укыта һәм шунда ук төзи. 1838 елда Мәрҗани Урта Азиягә китә һәм 11 ел Бухара, Сәмәрканд мәдрәсәсендә укый.
1850 елда туган ягына кайткач, Казанда мулла һәм мөдәррис була. 1867 елда Ахун мөхтәсиб була.
Мәрҗани Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография әгъзалары итеп кабул ителә. Мәрҗани үз гомерендә 30дан артык фәнни хезмәт язган, шуларның 13е аерым китаплар белән бастырылган.
Музей дәресендә укучылар татар мәгърифәтчесе, дин белгеченең тормышы, иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар, шулай ук китаплар күргәзмәсен һәм фотоальбомын карадылар.
Анда 17 укучы һәм 2 олылар катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English