2023 елның 18 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. «Болгар санатория интернат-мәктәбе» нең 2 сыйныф укучылары өчен «Раштуа. Изгеләр. Суга чуму” мәгълүмати-танып белү дәресе үткәрде. Чарада 6 кеше катнашты.
Бу эшчәнлекнең максаты – башка культураларга хөрмәт тәрбияләү, аларның кыйммәтләре системасын аңларга һәм кабул итәргә әзерлек. Әйләнә-тирәлеккә, мәдәнияткә эстетик караш тәрбияләү.
Чара башында балалар кечкенә биремнәр үтәделәр һәм теманың исемен үзләре билгеләделәр. Балалар борынгы бабаларыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары, ышанулары һәм сынамышлары белән таныштылар, традицион календарь бәйрәмнәре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм ныгыттылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English