2023 елның 2 гыйнварында Болгарның музей-тыюлыгында Кыш бабай ,Кар кызы кунакларны «Чыршы янында очрашу»театральләштерелгән тамашасы белән каршы алды. Яңа ел ритмнары астында алар конкурслар, уеннар үткәрәләр, табышмаклар табалар һәм, традиция буенча, чыршы тирәли хорвод йөртәләр. «Болгар чәй эчүе» гастрономия мәйданчыгында кунаклар учакта пешерелгән коймаклар белән чәй эчеп караганнар. Ә Болгар цивилизациясе музеенда чүлмәкчелек эше, саклык курчаклары һәм Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класслар белән «Яңа ел Хан-бикә остаханәсе» интерактив мәйданчыгы тәкъдим ителде. Безнең оста осталарыбыз ярдәмендә теләгән һәркем үзе һәм якыннары өчен уникаль сувенир ясый алды.
Бу көнне Болгар музей-тыюлыгы Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәү, Самара, Уфа, Казан һ. б. кунакларны каршы алды.
Яңа ел каникуллары Болгар музей-тыюлыгы 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр ачык.
Барыбызны да Бөек Болгарга Яңа ел сәяхәтенә чакырабыз!

Социаль челтәрләрдә уртаклашу