2022 елның 30 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Сәгыйрова Л.Ш. һәм Мусина Г. М. «А. Алиш» музеенда «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танылган татар язучысы Абдулла Алиш-безнең иң якын дустыбыз» тууына 114 ел тулу уңаеннан чара үткәрделәр.
Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза, әмма ул татар әдәбияты хәзинәсенә нык кергән әкиятләре белән танылган. Абдулла Алиш әсәрләре барлык буын балалары тарафыннан яратыла. Алиш үзенең әкиятләрен кеше кимчелекләрен күрсәтү өчен хайваннар образларын кулланып ясады. Аның «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрыклар» әкиятләре балаларга хезмәт сөючәнлек һәм игелек хисе тәрбияләргә, үз илләрен яратырга, кыю, гадел булырга өйрәтәләр.
Музейда балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, музей экспозицияләрен карады. Чара барышында балалар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, сорауларга актив җавап бирделәр, «Чукмар һәм Тукмар» әкиятен кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар. Чара музейның ишегалды территориясен карау белән тәмамланды. Балалар истәлеккә онытылмаслык тәэсирләр, татлы бүләкләр һәм сувенирлар алдылар.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу