2022 елның 23 сентябрендә Самара шәһәренең «Спутник-Гермес» туристик компаниясе хезмәткәрләре Болгар музей –тыюлыгында булдылар. Алар арасында кампания генераль директоры Наталья Николаевна Денисова да бар иде. Спутник-Гермес кампаниясе еллар дәвамында музей-тыюлык белән хезмәттәшлек итә. Компания круиз туризмы һәм автобус турлары белән дә шөгыльләнә. Ел саен Болгар музей-тыюлыгы причалына «Федор Достоевский», «Федор Панферов» һәм «Валерий Чкалов» суднолары килә.
Бүген компания хезмәткәрләре Бөек Болгарның истәлекле урыннары белән таныштылар: музейлар һәм архитектура һәйкәле, табигый ландшафтлар безнең партнерларны битараф калдырмады. Милли гореф-гадәтләрдә кунакларның очрашуы күңелле сюрприз булды: милли костюмнар кигән кызлар чәкчәк һәм каравай белән кунакларны рус һәм татар телләрендә сәламләделәр.
Кампания хезмәткәрләре туристик инфраструктура үсешенә игътибар иттеләр, алдагы елларда хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу