2022 елның 24 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгы туристларны «Мостурфлот» эре круиз компаниясенең «Василий Суриков» теплоходы белән каршы алды. Маршрут туризм буенча федераль агентлык белән берлектә һәм Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән эшләнде һәм «Бөек Идел юлы» бренды астында уза. Озынлыгы 2,5 мең километрдан артык булган круиз Идел елгасы буйлап уза һәм үзара 12 шәһәрне, 2 республиканы һәм 7 өлкәне тоташтыра.
Әлеге проект 2022 елның 18 сентябрендә Мәскәү шәһәренең төньяк елга вокзалында старт алды һәм 28 сентябрьдә Волгоградта тәмамланачак. Мәскәү-Волгоград маршрутында туристлар Россия шәһәрләрендә Бөек Идел юлында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышачаклар: Углич, Ярославль, Түбән Новгород, Чабаксар, Зөя, Казан, Бөек Болгар, Тәтеш, Ульяновск, Самара, Саратов, Волгоград.
Круизның атамасы очраклы түгел: «Бөек Идел юлы» — Бөек шәк юлының тарихи төньяк зонасында — Идел сәүдә юлында хәзерге Идел буе федераль округы территориясе аша узучы төбәкара туристлык маршруты.
Болгар музей-тыюлыгында, туристик причалда, круизда катнашучыларны тарихи персонажлар катнашында театральләштерелгән-музыкаль спектакль белән каршы алдылар, Болгар җиренең иң яхшы традицияләрендә милли киемнәрдәге кызлар кунакларга чәк-чәк һәм ипи-тоз тәкъдим иттеләр. Очрашудан соң туристлар музейлар һәм тарихи истәлекле урыннар буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу