Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Татнефть» хәйрия фонды грантын кулланып «Болгар барысы өчен дә»проектын тормышка ашыруга әзерлек бара.
Проект кысаларында «халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» номинациясендә календарь планы төзелде: эшче төркем оештырылды, «Мөмкинлекләр территориясе» Болгар музей-тыюлыгының иҗади студиясе проекты эшләнде, сәламәт балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү программасы төзелде һәм расланды. Чыгымнар сметасы буенча сәнгать картинасы, туку һәм чүлмәк ясау һөнәре буенча дәресләр үткәрү өчен җиһазлар һәм канцелярия товарлары сатып алынды.
Әлеге проект сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән, алар мәдәни мирас объекты территориясендә сәламәт яшьтәшләре белән берлектә үткәрелгән чараларда һәм өйрәтү программаларында катнашалар.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу