2022 елның 17-23 августында Татарстан Республикасында «ТВ-центр» федераль телеканалының «Могҗизалар иле» тревел-тапшыруы төшерелде.
«Могҗизалар иле» – ул Россия Федерациясе шәһәрләре, өлкәләре, округлары һәм регионнарының мәдәни-тарихи һәйкәлләрен, истәлекле урыннарын, гадәти булмаган традицияләрен һәм табигый матурлыкларын күрсәтә.
2022 елның 19 августында Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында төшерү эшләре бара. Төшерү төркеме «Болгар чәйләве» музеенда «Бал-май» мастер-классында булды, 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе музеенда төшерүләр уздырды, анда дөньядагы иң зур басма Коръән урнашкан, XIII-XIV гасырларның Болгар шәһәрчегендә урнашкан архитектура һәйкәлләрен карадылар. Кунакларда «Табиб йорты»музеена бару зур кызыксыну уятты. Программаны алып баручы Ирина Баженова архитектура һәйкәле территориясеннән Кече манара тамашачыларны Болгар музей-тыюлыгына «могҗизалар көтмәгез, ә үзегез барыгыз !!!»
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English