2022 елның 1 июлендә Болгар музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылы укучылары һәм укытучылары булдылар. Идел яр буенда язу музее укучыларда зур кызыксыну уятты. Музей-тыюлыкның хезмәткәре Люция Сәгыйрова укучыларны Болгар цивилизациясе музее экспозициясе һәм Болгарның архитектура һәйкәлләре белән таныштырды.
Мәктәпне тәмамлаучылар һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре өчен мәктәпне тәмамлау турында аттестат тапшыру истәлекле вакыйга булды. Коръән музеенда мондый чара беренче тапкыр үткәрелде. Аттестатларны Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Р.Г. Насыйров тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Д.Г. Мөхәммәтшин, мәктәп укытучылары һәм туганнары котлады.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына К.А. Руденконың «Идел буе Болгарында кешеләр ничек яшәгән яки XII гасырга сәяхәт» китабын тапшырдылар. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English