2022 елның 15 июнендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәре Киров районының 50 нче гимназиясе мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Борынгы Болгар буйлап сәяхәт» темасына чара үткәрде.
700 елдан артык элек хәзерге Болгар шәһәре урынында борынгы Болгар шәһәре булган, ул Идел Буе Болгарының башкаласы, ә XIII гасырдан – Алтын Урданың беренче башкаласы булган.
Әлеге чара барышында балаларга болгар цивилизациясе музее һәм Коръән музее буенча экскурсия үткәрелде. Алар туган як тарихы һәм Идел буе болгарларының һөнәрчелек традицияләре белән таныштылар. Шулай ук алар үзәк шәһәрчектә булдылар һәм урта гасыр архитектурасы һәйкәлләрен карадылар. Чарадан соң укучыларга викторина үткәрелде, анда алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Викторина ахырында балалар магнитлар алдылар.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу