2022 елның 25 маенда Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Н.О. Ахундов Ижау укучылары белән «Үткәнгә сәяхәт»дигән интерактив чара үткәрде.
«Үткәнгә сәяхәт» – яшьләрнең мәдәният һәм тарихка карата кызыксынуларын популярлаштыру һәм үстерү өчен тематик чара. Балалар борынгы Болгарның тарихи реконструкциясе киңлекләренә төштеләр. Катнашучылар төрле чорларның кабатланмас атмосферасын тойдылар, үзләрен ерак узган вакыйгаларга катнашы булган итеп тойдылар, бу балаларны үз ватанының тарихын өйрәнергә этәрә. Интерактив формада укучылар традицион көнкүреш рәвеше, һөнәрчелек технологияләре, чүлмәк ясау һәм сәнгать остаханәләре үзенчәлекләре белән таныштылар, Үз сувенирларын булдыруда үз көчләрен сынадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу