2022 елның 18 маенда “Сувар” музее хезмәткәре Н.М.Садриева Халыкара музейлар көненә багышланган “Без, музейлар һәм тирә-як дөньясы” дип исемләнгән бай эчтәлекле һәм кызыклы чара үткәрде.
Көннең беренче яртысында Бураково авылы педагогик хезмәт ветераннары төркеме «Сувар» музеенда булды, анда Казакова Л. М., Умнова В. Н., Прохорова Л. П., Захарова Л. Н. катнашты.. Алар өчен махсус очрашу программасы эшләнде, анда интерактив экскурсия, укытучыларның узган елларда башкарган эшләре,пионерлар хәрәкәте белән бәйле вакыйгалар, туган як һәм пионерия темаларына җырлар башкарылуы турында әңгәмәләр үткәрелде.
4 сәгать дәвамында ветеран-укытучылар, туган як тарихы белән бәйле сорауларга җавап биреп, музей экспозицияләрен актив карадылар. Ветеран педагогларның «Сувар» музеена бару турындагы фикере иң җылы һәм уңай. Алар кызыклы очрашу һәм программа өчен бик рәхмәтле.
Очрашу ахырында төркемдә катнашучыларга «Сувар» музее мөдире Садриева Н.М. исеменнән туган як һәм аның тарихына мәхәббәт өчен «Сувар» музееннан грамоталар тапшырылды.
Чара күңелле, эмоциональ, файдалы узды һәм бик яхшы тәэсир калдырды. Балалар һәм өлкәннәр бик канәгать булдылар, бу хакта үз фикерләрен әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында тәм-томнар белән тәмамланды.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу