2022 нче елның 19 нчы маенда Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В. Н.Главнованың «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучылары өчен Идел көненә багышланган «Идел елгасы» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрелде.
Без Россиянең иң үзәгендә – Идел буенда яшибез. Безнең төбәк күпмилләтле – монда татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар һәм башка бик күп халыклар яши. Ә бөтен халыкларны бер урында-дөньядагы иң зур елга, безнең гүзәл Идел.
Безнең илдә мәһабәт һәм сулы елгалар күп. Аларның һәркайсы үзенчә матур һәм элек-электән халык туендыручысының ролен уйный. Аны тормыш хәзинәсе генә түгел, иҗат кешеләре өчен илһам чыганагы да дип атарга була. 2008 елда елга карата ихлас ихтирам билгесе итеп, 20 май-Идел көне билгеләп үтелә.
Чара барышында укучылар Бөек Идел елгасы турында мәгълүмат алдылар, елга ярларында эре шәһәрләр, халыклар һәм аларның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Балалар бөек полководецлар, җырчылар, рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр, сәясәт эшлеклеләренең исемнәрен белделәр. Идел бассейнының һәм урманның әкияти байлыклары, балыкларның, кыргый җәнлекләрнең һәм кошларның, сусыл кара җирләрнең, файдалы казылмалар һәм матур урыннар турында ишеттеләр. Идел дигән презентация күрсәтелде, елга турында мәкальләр һәм әйтемнәр укылды. Укучылар зур кызыксыну белән бөек елга турында җырлар тыңладылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English