2022 елның 18 маенда музей-тыюлык кунаклары өчен БГИАМЗ Галимуллина Н.Р., Гайфетдинова А.А., Ахундов Н.О., Мухамедов В. А. экскурсия оештыру бүлеге хезмәткәрләре Халыкара музейлар көненә багышланган «вакытка сәяхәт» интерактив элементлары белән театральләштерелгән экскурсия үткәрделәр.
Халыкара музейлар советының чираттагы утырышында (International Council of Museums, ICOM) Россия оешмасыннан әлеге мәдәни бәйрәмне оештыру турында тәкъдим кабул ителгәч, музейлар көнен 1977 елдан башлап билгеләп үтә башлыйлар. 1978 елдан бирле 150дән артык ил Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә башлады. Билгеле булганча, музейлар-кешелек тарихын, аның кыйммәтләрен һәм мәдәни мирасын саклаучылар, Болгар музей-тыюлыгы шулай ук мондый кыйммәтләрне саклаучы һәм ел саен Халыкара музейлар көнен бәйрәм итә һәм барлык теләүчеләр өчен үз ишекләрен ача.
Алмуш хан, Петр I, Екатерина II кебек күренекле тарихи персонажларның катнашуы, 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе, Петр I нең Болгар һәйкәлләрен саклау турындагы Указы, Екатерина II граф Панинның Болгар развалиналары турында хаты, бу тарихи документлар кунакларга үткәнебезгә чумарга ярдәм итте. Геройлар музей киңлеге экспозициясендә җанланып, серле Һәм тылсымлылык атмосферасы тудырдылар. Чарада катнашучылар аларның хикәяләрен тыңлап кына калмадылар, ә аралаштылар, кызыксындырган сораулар бирделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

#деньмузеев#

Социаль челтәрләрдә уртаклашу