2022 нче елның 17 нче маенда Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Мухамедов В.А. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Славян кириллицасы» дигән темага Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара үткәрде.
Чара барышында укучыларга Славян язуы барлыкка килү һәм үсеш тарихы, кириллицаны булдыручылар Кирилл һәм Мефодия турында сөйләделәр, шулай ук заманча һәм башлангыч кириллица арасында аерымлыклар күрсәтелде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу