2022 елның 3 маенда Болгар музей-тыюлыгында «Алексей Толстой» теплоходыннан туристлар өчен «Кунакчыл Болгар» дигән яңа интерактив экскурсия программасы үткәрелде. Маршрут «Музей урамы» һәм шәһәрчек территориясе буенча узды. «Кунакчыл Болгар» «Спас өязе дворянлыгы» музеена бару белән интерактив экскурсия, анда кунаклар безнең регионнан чыккан танылган дворян гаиләләре турында белде, дворяннарның яшәеш предметларын күрделәр, дворян утарын һәм ишегалды корылмаларын карадылар. Шунда ук кунаклар яраткан эчемлекне-куасны татып карады. «Елга буендагы шәһәр» музеенда туристлар Спас-Куйбышев-Болгар шәһәре тарихын белделәр, ул Идел елгасы белән тыгыз бәйләнгән. Анда тәкъдим ителгән экспонатлар елга белән бәйле һөнәрләрнең һәм һөнәрчелекләрнең үсешен раслый. Җирле балыкчы, кунакларга балыкчылык тарихын сөйләп бирде һәм Болгар ухасы белән сыйлады, тәмле уха әзерләү рецепты белән таныштырды. «Болгар чәйләве» музеенда туристлар чәй мәдәнияте традицияләре һәм аның төбәк тарихы белән бәйле элемтәләре турында белделәр, самавырларның зур коллекциясе белән таныштылар, учак янында әзерләнгән Болгар чәен татып карадылар һәм «Бал-май» милли ризыгын әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу