2022 елның 28 апрелендә «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Л.Ш. «Елгадагы шәһәр» музеенда «Г. Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән интерактив чара үткәрде.
Г. Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында мулла Мөхәммәтгариф гаиләсендә туа. Ул бик иртә ятим калды. Аны бер гаиләдән икенчесенә тапшырганнар. Шагыйрь үз гомерендә 8 хатын-кызны «әни» дип атарга туры килүен искә ала. 1894 елда тугыз яшьлек Габдулланы Уральскка алып китәләр. 1907 елның көзендә Тукай Уральскидан Казанга күчеп килә. Шагыйрьнең Казан чоры аның таланты, шәхси өлгергәнлеге һәм даны чәчәк аткан чорга әверелде. “Туган тел”, «Су анасы», «Исемдә калганнар» һ. б. иң танылган әсәрләр иде.
Тәрбияләнүчеләр Г. Тукайның авыр балачагы, аның иҗаты турында белделәр. Шагыйрьнең биографиясе белән танышу презентация белән үрелеп барды, шулай ук персонажлар буенча әкиятләрнең исемнәренә җавап бирделәр. «Кәҗә белән сарык » әкиятен карадык. Чара ахырында балаларга музей буйлап экскурсия тәкъдим ителде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English