27 апрель көнне Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева, 1нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен, укучыларда патриотизм һәм гражданлык үзаң тәрбияләү, туган ягың һәм илебез тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, «Без якташларыбыз-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурланабыз» дигән темага лекция – әңгәмә үткәрде.
Лекциядә барысы бергә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Спас районында туып – үскән, батырлык кылган, илнең иң югары бүләге-Советлар Союзы Герое йолдызын искә алырга тырыштылар. Балалар, әңгәмәдә актив катнашып, сугыш юлларын үткән якташларыбыз турында күп яңалыклар белделәр: исән-сау кайтканнар һәм сугышларда һәлак булганнар, үз Ватаннарын саклап, мәңгегә солдат булып калганнары турында сөйләделәр. Тәкъдим ителгән презентациядә укучылар якташларының фоторәсемнәрен, бүләкләрен тагын бер кат күрделәр. Әңгәмә ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук үзләренең бабалары аларның хәрби тормышы, аларның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы солдатлары истәлегенә барлык укучыларга Георгий тасмалары бүләк ителде, алар белән балалар Җиңү көнендә – 9 майда митингка чыгачак.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English