2022 елның 26 апрелендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә туган тел көненә багышланган «Болгар-Дозор 2022» муниципаль квест – уены үткәрелде. Квест-уен Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелде.
Квестта Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 10 команда һәм Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районыннан бер команда катнашты. Катнашучылар арасында шәһәр һәм район мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары бар иде. Квестның интеллектуаль биремнәре Идел буе Болгары тарихы, шулай ук язучы Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән бәйле иде.
Командалар билгеле бер маршрут буенча музей-тыюлык территориясендә уздылар, квест сорауларына җавап бирделәр һәм иҗади биремнәр үтәделәр. Уен координаторлары биремнәрне дөреслеккә һәм креативлыкка бәяләделәр.
Квест җиңүчеләре-Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Кадет интернат-мәктәбе» командалары. Командалар, җиңүчеләр, катнашучылар, оештыручылар һәм уен координаторлары Мәгариф бүлеге дипломнары һәм грамоталары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

 


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу