2022 елның 26 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Мусина Г.М. «Теремок «балалар бакчасының зурлар һәм урта төркем балалары өчен Туган тел көненә багышланган «Ана телем, туган телем» дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шигырьләр тыңладылар, «тәрҗемәче» уены уйнадылар, тел турында яңа мәкальләр һәм әйтемнәр белделәр. Чара Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презентация карау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасында 26 апрельдә бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган көне һәм туган тел көне билгеләп үтелә. Бу ике истәлекле датаны без ел саен бер көнне билгеләп үтәбез. Монда тирән әхлакый мәгънәсе һәм заманнарның тотрыклы бәйләнеше күренә.
Туган тел халыкның исән-сау хәтерендә, аның рухында, гасырлар буена буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрнең үзенчәлекле хәзинәсендә.
Татарстанның дустанә җирендә йөздән артык милләт вәкилләре үз йортын тапты. Мондый күптөрлелек Татарстанга кабатланмас полиэтник колорит бирә. Төбәктә яшәүче халыклар арасында күпгасырлык үзара аңлашу һәм хөрмәт традицияләре барлыкка килде, ышанычлылык һәм толерантлык, туганлык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы формалашты.
Татарстанда Туган тел көне-һәркем үз халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия булган бәйрәм. Тел-ул бер милләт кешеләрен берләштерә торган, аларны бербөтен итеп ясый торган ышанычлы корал.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу