2022 елның 26 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Г.И. Сәлимова Мәскәү шәһәренең мәктәп укучылары өчен Туган тел көненә багышланган «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән чара үткәрде.
Татарстан, суверен Республика буларак, үз законнары, үз традицияләре белән яши, анда ике рус һәм татар теле рәсми, һәм Татарстан халкы мәгълүматны ике телдә алырга тиеш. Әгәр кешегә туган телдә мәгълүмат алу уңайлы булса, аңа аны тәкъдим итү мөһим.
Бу көнне дә музей-тыюлыкта, чара барышында, телне белмәүче балалар, танылган язучы Габдулла Тукайның «Ана белән бала», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен кызыксынып карадылар. Аннан соң балалар борынгы Болгар шәһәре буйлап уздылар, Истәлекле билгедә булдылар, анда шәһәр тарихы, архитектура һәйкәлләре һәм дөньядагы иң зур басма Коръән белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу