Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. «Борынгы заманнардан алып яңарышка кадәр Алфавит» темасына интерактив дәрес үткәрде.
Кешелек тарихында иң гаҗәеп күренешләрнең берсе-руник язу. Борынгы алфавит системаларыннан ул һәр билге – рунаның фонетик мәгънәгә генә түгел, ә билгеле бер мәгънәгә, төшенчәгә дә ия булуы белән аерылып тора.
Руник язуы турындагы хәтер тамга рәвешендә сакланып калган. Тамга савыт-саба, агачларда, умарта кортларында һ. б. ларга куелган.
922 елда Идел буе болгарлары Ислам динен кабул итә. Ислам кабул ителгәч, гарәп графикасына нигезләнгән язма мәдәният үсә башлый. Гарәп алфавитының төрки телләр өчен уңайсызлыгы күптән билгеле иде. Татарлар арасында гарәп хатын латиницага алыштыру омтылышы XX гасыр башында барлыкка килә. 1928 елда латиница нигезендә яңа татар алфавиты кертелә.
Кириллица язуы IX гасырда, абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодий Византия императоры боерыгына буйсынып, славян теленең язуын тәртипкә сала башлагач, барлыкка килә. 1939 елда татар алфавиты кириллицага тәрҗемә ителә. Әйтик, абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодий кириллица төзегәннәр, ул бүгенге көндә Россиядә һәм Көнчыгыш Европаның кайбер дәүләтләрендә кулланыла.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу