2022 елның 21 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Ваһапов Р.З. «Борынгы Болгар хәзинәсе» дигән интерактив музей дәресе үткәрде.
Балаларны Болгар ханы каршы алды һәм борынгы Болгар хәзинәсенә – Болгар цивилизациясе музеена озатты. Дәрес барышында укучылар Болгарның төп хәзинәләренең берсе-аның архитектура һәйкәлләре икәнен белделәр. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы-дөньяда иң төньяк мөселман архитектурасы һәйкәле, XIII-XIV гасырлар урталарында болгар-татар архитектурасының уникаль һәм бердәнбер үрнәге.
Бу дәрестә балалар Болгарның иң төп хәзинәләре-шушы территориядә яшәүче халыклар арасында тынычлык, татулык һәм бер-береңне хөрмәт итү, башка матди һәм рухи байлыкларны булдыру өчен, ата-бабаларыбызның нәкъ менә шул байлыгын сакларга һәм арттырырга кирәклеген белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English