2022 елның 12 апрелендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Яз килә – язга юл!». Күргәзмә ел фасылына багышланган. Яз-ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну чоры. Күргәзмәдә яз пейзажлары, табигать уянуы, күчмә кошларның кайтуы, чәчәк ата торган үсемлекләр һәм куаклар, шулай ук күбәләкләр һәм башка бөҗәкләр сурәтләнгән фотоэшләр, яз темасына кагылышлы башка төрле эшләр урын алган. Килүчеләрне табигатьнең язгы уянуы дөньясына чумарга чакырабыз.
Күргәзмә 2022 елның 12 маена кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу