2022 елның 8 апрелендә музей-белем бирү эшчәнлеге бүлегенең фәнни хезмәткәре Ваһапов Р.З. 1 нче Болгар урта мәктәбе укучылары өчен «Идел Буе Болгарының тормышы һәм көнкүреше» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү дәресе үткәрде.
Хуҗалык урта гасырларда җәмгыять тормышында зур роль уйный. Беренчедән, ул кешеләрне матди шартлар: азык-төлек, кием-салым, торак һәм башка куллану предметлары белән тәэмин итә. Икенчедән, җәмгыять тормышының хуҗалык өлкәсе аның тормышын хәл итә торган, җәмгыятьтәге барлык процессларның барышын билгели торган система барлыкка китерүче компонент булып тора. Нәкъ менә хуҗалык эшчәнлеге төрләре кешенең көнкүрешен, гореф-гадәтләрнең төрләрен билгели, халыкның менталитетын һәм мәдәниятен формалаштыра.
Дәрестә укучылар Идел буе Болгары урта гасыр дәүләте хуҗалыгының төп төрләре белән таныштылар. Балалар хуҗалык эшчәнлегенең ысуллары һәм төрләре шул чор кешеләренең көнкүрешендә ничек чагылыш табуын белделәр. Дәрес барышында укучылар Идел Буе Болгарының хуҗалык тормышы, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу