2022 елның 22 февралендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәлимова Г.И. 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел – халык җаны» дигән чара үткәрде.
Туган телеңне саклау-хәзерге заман җәмгыятенең бик мөһим бурычы. Безнең республикада ике дәүләт теле — татар һәм рус теле, алар икесе дә яклауга мохтаҗ, чөнки бүгенге көндә телнең чисталыгын һәм матурлыгын саклау белән бәйле проблемалар күп.
Тел – ул гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсымлылык тулы бер дөнья. Ул-халыкның тере хәтере, җаны һәм зур байлыгы. Һәр халык горурланырлык иң зур хәзинә-Туган тел. Чөнки нәкъ менә туган телендә сүзләрне сабый туганнан соң ук ишетә, ана сөте белән бергә үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сеңдерә.
Чарада Татарстанның гореф – гадәтләре һәм Ватаныбызның башкаласы-Казан, туган рус һәм татар телләре турында эчтәлекле әңгәмә үткәрелде. Балалар Рәсәй картасы белән таныштылар. Балалар бик теләп туган ил турында табышмаклар чиштеләр, туган телләр турында шигырьләр сөйләделәр. Укучылар зур кызыксыну белән әлеге темага презентация карадылар, ул дәресне балалар өчен тагын да кызыграк һәм кызыклырак итәргә ярдәм итте. Бу чара укучылар күңелендә озак сакланыр, чөнки алар үзләре чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар.
#культурадляшкольников#
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English